Кыргый табигать фотографлары! “Таң” премиясендә катнашыгыз

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 1 февраленә кадәр экологик агарту һәм табигый фотография өлкәсендә “Таң” милли премиясендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Шәхси фотографлар, коллективлар һәм оешмалар үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә алалар.

Проектлар әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген күрсәтергә, шулай ук табигый фотографиянең һәм башка иҗади индустрияләрнең (кинематограф, арт-дизайн, рәсем сәнгате һ. б.) теләсә нинди юнәлешләрен үстерергә тиеш.

Тугыз номинациянең берсен сайлап алырга һәм рәсми сайтта түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә мөмкин: https://rassvetaward.ru/#nomi

Премияне уздыруның ике елында жюри бәяләвенә 1000нән артык проект җибәрелде. Конкурста катнашыгыз һәм дөньяга илебезнең табигый байлыгына уникаль караш күрсәтегез.

Исегезгә төшерәбез, “Таң” премиясе кыргый табигать берлеге тарафыннан РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Рус география җәмгыяте, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, “Экология” Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты һәм башка оешмалар ярдәмендә үткәрелә. Ул “Экологик иминлек” милли проектының максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International