ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

«Серая шейка» акциясе кысаларында орнитологлар шәһәрләрдә яшәүчеләрдән су кошы санын исәпләүдә ярдәм итүләрен сорыйлар. Кошларны исәпкә алу 20-21 гыйнварда Россиянең барлык шәһәрләрендә узачак, анда теләгән һәркем катнаша алачак. 


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Идел аръягы идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Рамил Садыйков «Кәрәзле юка балы» җырын җырлады һәм умартачылар конкурсында беренче урынны яулап, меңләгән карау җыйды.

Бүген республикада районнар буенча «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус туры старт алды. Автобус туры кысаларында Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырылган. Халыкка район, республика һәм илнең уңышлары һәм казанышлары турында сөйләячәкләр. 1 мартка кадәр автобус Татарстанның 29 районында булачак. 

Хөкүмәт комиссиясен төзү Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү өчен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге законнар үтәлешенә күзәтү эшен дәвам итә.

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Нефтьчеләр  урамындагы уен мәйданчыгында пычрак карның рөхсәтсез туплану урынын ачыклаганнар.


12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

9 гыйнварда гидрогеология бүлеге җитәкчесе Васильева Татьяна Леонидовна үзенең туган көнен билгеләп үтте. Әлбәттә, бу көнне бик күп сүзләр һәм котлаулар булды, ә бүген без бу искиткеч хатын-кыз һәм профессионал белән сезне дә таныштырырга телибез. 

1 гыйнвардан 12 гыйнварга кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрендә атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү очраклары теркәлмәгән.

«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул ителә. Быел форум дүртенче тапкыр үткәрелә, аның төп максаты – илнең социаль-икътисадый үсешенә һәм илкүләм кыйммәтләргә ирешүгә зур өлеш кертәчәк инициативаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. 

Хәзерге вакытта Казан территориясендә кар җыю өчен 11 санкцияләнгән урын эшли. Мәҗбүри шарт булып шәһәрнең 2 кар эретү пунктына чыгару һәм утильләштерү тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International