Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга ике кисәтү җибәргән

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге законнар үтәлешенә күзәтү эшен дәвам итә.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары лицензиатларга законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында ике кисәтү юллаган. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар ятманы эшкәртүнең техник проектына төзәтмәләр кертү һәм билгеләнгән тәртиптә геология-разведка эшләре проектын әзерләү һәм килештерү срокларын үтәү өлешендә лицензия килешүе шартларын бозуга юл куйганнар.

Кисәтүләрне үтәү буенча кабул ителгән чаралар турында мәгълүмат Министрлыкка 60 көн эчендә җибәрелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International