«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул ителә. Быел форум дүртенче тапкыр үткәрелә, аның төп максаты – илнең социаль-икътисадый үсешенә һәм илкүләм кыйммәтләргә ирешүгә зур өлеш кертәчәк инициативаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Форма Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча үткәрелә. Ул билгеләп үткәнчә, форум – ачык һәм эчтәлекле диалог өчен төп мәйданчыкларның берсе. «Ул безнең эчке үсеш һәм безнең чор бурычлары белән тулысынча туры килә, чын мәгънәсендә революцион трансформацияләр көч ала,» – диде ил Президенты.
2024 елның 31 гыйнварына кадәр теләгән һәркем үз идеясен платформада уртаклаша ала https://идея.росконгресс.рф/ . Экспертлар топ-1000 һәм топ-100 идеяләрен сайлап алачак, иң яхшы тәкъдимнәрне март аенда ил җитәкчелегенә тәкъдим итәчәкләр.
Идеяләр һәм тәкъдимнәр номинацияләр буенча кабул ителә:
- Халыкның тормыш сыйфаты;
- Икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү;
- Яшәү тирәлеге;
- Эффектив хезмәт һәм белем;
- Технологик үсеш;
- Мәгълүмат икътисады һәм санлы чишелешләр
- Нәтиҗәле дәүләт
Россиянең теләсә кайсы кешесе гариза бирә ала. Моның өчен https://идея.росконгресс.рф/ платформасында теркәлергә һәм кирәкле номинацияне сайларга кирәк.