«Юлны алга баручы үтәчәк – бу күп еллар дәвамында миңа маяк булган зирәклек». «Экология – йөзләрдә» рубрикасы герое Татьяна Васильева бүген безнең белән үзенең тормыш девизы белән уртаклаша

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

9 гыйнварда гидрогеология бүлеге җитәкчесе Васильева Татьяна Леонидовна үзенең туган көнен билгеләп үтте. Әлбәттә, бу көнне бик күп сүзләр һәм котлаулар булды, ә бүген без бу искиткеч хатын-кыз һәм профессионал белән сезне дә таныштырырга телибез. 1994 елда Татьяна Леонидовна, ә ул вакытта әле гади кыз бала – Татьяна, КФУның геология факультетын тәмамлый. Бәхет елмайды, практика вакытында бөтен Урал, Якутия, Красноярск краен әйләнеп чыктым, Себердә булдым, дип сөйли. «Геолог – романтик һөнәр. Чатырлар, сәяхәтләр, кыр эшләре, тикшеренүләр һәм ачышлар. Мин зур илебезнең төрле почмакларында эшли алдым, урманнар һәм күлләрнең матурлыгын күрдем, тайгага сокланып карадым», – дип сөйли безнең героиня.

Университеттан соң берничә ел «Татарстангеология» геологик экспедициясе составында Татарстанның җир асты суларын эзләү белән шөгыльләнә. Ә 2003 елда аны Татарстанның Экология министрлыгына гидрогеология һәм судан файдалануны җайга салу бүлеге башлыгы вазыйфасына эшкә чакыралар. Татьяна Леонидовна инде 20 ел безнең ведомствоның хатын-кызлар коллективын бизәп тора. Профессионализм, кешелеклелек, җаваплылык – хезмәттәшләре аны игелеклелеге һәм ярдәмчеллеге өчен бәялиләр. Ә безнең героиня тирән иманлы кеше, ул гыйбадәтханәгә йөри, ә эштән буш вакытта якшәмбе мәктәбе балалары белән дә шөгыльләнә. Оныгын ярата һәм еш кына гаиләсе белән бергә дачада ял итә, өйдәгеләрне җиләк-җимеш әзерлекләре һәм компотлар белән сыйлый.  «Әлбәттә, безнең һәрберебезнең бәхет турындагы төшенчәләре төрле. Минем өчен бәхет – ул минем гаиләм, күңел гармониясе, якыннарымның күңел җылысы, шуңа күрә мин, мөгаен, бик бәхетле кешедер», – ди безнең акыллы геологыбыз, без аның белән тулысынча килешәбез. Экология министрлыгының бөтен коллективы Татьяна Леонидовнаны туган көне белән котлый һәм озын гомер тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International