Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары карлы чүплек ачыклаган

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Нефтьчеләр  урамындагы уен мәйданчыгында пычрак карның рөхсәтсез туплану урынын ачыклаганнар.

Пычранган урын мәйданы 200 квадрат метр тәшкил итә.

«Жилсервис-Азнакаево» идарәче компаниясе адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм җитешсезлекне бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International