Орнитологлар халыкны су кошларын санауда ярдәм итүләрен сорыйлар

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

«Серая шейка» акциясе кысаларында орнитологлар шәһәрләрдә яшәүчеләрдән су кошы санын исәпләүдә ярдәм итүләрен сорыйлар. Кошларны исәпкә алу 20-21 гыйнварда Россиянең барлык шәһәрләрендә узачак, анда теләгән һәркем катнаша алачак. Моның өчен сулыкның планын булдырырга, акваториянең озынлыгын, мәйданын һәм үзәннең уртача киңлеген белергә, бинокль һәм блокнот белән эш итәргә кирәк.

15 ел инде Россия кошларны саклау берлеге белгечләре су йөзүче кошларны исәпкә ала. 2015 елдан аны Бөтенроссия «Серый шейка» акциясе буларак үткәрә башлыйлар. Орнитологлар әйтүенчә, күпчелек су кошы кышлау өчен җылырак төбәкләргә китә. Галимнәр суда йөзүче һәм су янында көн күрүче кошлар өчен кышлауның түбән температура шартларында никадәр мөһим булуын, кайсы төрләрнең көньякка очып китмәвен, аларның санын белү өчен мониторинг үткәрәләр.

Акциядә катнашучылар иртән (яки көндез, җылы вакытта) туңмый торган сулык янына килеп, су яки су тирәсендәге кошларны тикшерергә тиеш. Бозсыз сулыкларда кошлар булмаса, бу фактны билгеләргә.  Экспертлар исәпне парлап үткәрергә тәкъдим итә: бер кеше кошларны саный, икенчесе мәгълүматны теркәп бара. Кыр эшләреннән соң мәгълүматны акция координаторларына җибәрергә кирәк.

Хисап битендә билгеләргә кирәк булган мәгълүматлар исемлеге, шулай ук кошларның фотолары һәм координаторларның белемә мәгълүматлары әлеге сылтама буенча урнаштырылган: http://www.rbcu.ru/news/press/38485/

Акциядә катнашу өчен теләге булган кешеләр катнашучыларның электрон таныклыкларын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International