2024 елның беренче көннәрендә Экология министрлыгының һаваны контрольдә тоту станцияләре Казанда 44 меңнән артык үлчәү башкарган

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

1 гыйнвардан 12 гыйнварга кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрендә атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү очраклары теркәлмәгән.

Шулай ук халык үтенече буенча күчмә экологик лабораториянең Казан шәһәренең төньяк зонасына чыгуы һәм матдәләрнең киңрәк исемлеге буенча анализлау өчен кул насосы ярдәмендә пробалар алуы да оештырылган.  Анализ нәтиҗәләре буенча артыклык очраклары теркәлмәгән. 10, 11 һәм 12 гыйнварда алынган анализ нәтиҗәләре әле эштә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International