2026 елның 19 маена кадәр “Планета - безнең байлыгыбыз” Бөтенрәсәй балалар һәм яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү ачык, ул “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Катнашуга 10 яшьтән 25 яшькә кадәрге актив яшьләр чакырыла.
Элегрәк Кама буе идарәсе белгечләре Мамадыш районындагы “Южно-Отаркинское-3” ятмасында файдалы казылмалар чыгаручы “Дорожник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде.
1 апрельдән 3 апрельгә кадәр “Казан Экспо”да “ЭНЕРГОПРОМ” Казан халыкара электр энергетикасы форумы уза.
Татарстанда Кызыл китапка кертелгән лачын-балобан популяциясен торгызу проекты дәвам итә, аны Экология министрлыгы СИБУР компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашыра. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология министры Азат Җиһаншин сөйләде.
ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин “Яшел зачет” Бөтенрәсәй конкурсында җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүген су ресурсларының федераль агентлыгы тарафыннан оештырылган Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Чара барлык кызыксынган регионнар вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә форматында узды. Утырышта Татарстан Республикасыннан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.
Төньяк идарә инспекторлары профилактик визит белән үз яки арендага алынган күчемсез милекне арендалау һәм идарә итү белән шөгыльләнүче “Городские электросети” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булдылар.
Бу көннәрдә Мәскәүдә җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык һәм Рәсәй геология җәмгыяте тарафыннан оештырылган IX бөтенрәсәй геологлар съезды уза. Чара Рәсәйдә Геологлар көне оештырылуга 60 ел тулуга багышланган. Исегезгә төшерәбез, бу бәйрәм ел саен апрельнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
1 гыйнвардан 31 мартка кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе (АСКЗА) 887 мең үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда биш АСКЗА 270 мең үлчәү ясаган.
«Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты кысаларында Татарстан 8 табигатьне саклау инициативасын гамәлгә ашыруны планлаштырган, гомуми финанслау почта 3 млрд.сум. Акчаларның төп өлеше «Россия суы» федераль проектына юнәлдереләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта экология министры Азат Җиһаншин.