Экология министры Азат Җиһаншин бөтенрәсәй геологлар съездында катнашты

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Мәскәүдә җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык һәм Рәсәй геология җәмгыяте тарафыннан оештырылган IX бөтенрәсәй геологлар съезды уза. Чара Рәсәйдә Геологлар көне оештырылуга 60 ел тулуга багышланган. Исегезгә төшерәбез, бу бәйрәм ел саен апрельнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Бөтенрәсәй геологлар съезды геология тармагының киләчәген формалаштыру өчен эш мәйданчыгына әверелде. Чарага меңнән артык дәүләт хакимияте органнары, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре, тармак экспертлары һәм компания җитәкчеләре җыелды.

Экология министры Азат Җиһаншин түгәрәк өстәлләрдә катнашты, анда экспертлар геология өлкәсендә дәүләти җайга салу мәсьәләләре, каты файдалы казылмаларның минераль-чимал базасын үстерү перспективалары, шулай ук җир асты суларының стратегик әһәмияте һәм җир асты байлыкларының торышын мониторинглау турында фикер алыштылар. Шулай ук бүген Азат Җиһаншин “Рәсәй геологиясе үсешенең стратегик приоритетлары” пленар утырышында катнашачак һәм съездның күргәзмә экспозициясендә Рәсәйнең башка регионнарының геологик разведка тармагы казанышлары белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International