Ел башыннан Экология министрлыгының атмосфера һавасының чисталыгын контрольдә тоту станцияләре 887 мең үлчәү башкарган

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

1 гыйнвардан 31 мартка кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе (АСКЗА) 887 мең үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда биш АСКЗА 270 мең үлчәү ясаган.

Мартта АСКЗА-1 (Яшел Үзән м.р. Осиново ав.) һәм АСКЗА-5 (Казан ш., Илһам Шакиров пр., 3) күкерт водородының рөхсәт ителгән иң чик концентрациясе артуы ачыкланды.

Чыганакларның күкерт водородының формалашкан концентрацияләренә керткән өлешен билгеләү өчен, Казан шәһәре чыгарулар параметрларының җыелма мәгълүмат базасы ярдәмендә чыгарулар чыганакларының регламент режимында эшләве вакытында таралу исәп-хисапларын үткәрү оештырылды. Исәпләүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, теркәлгән метеорологик шартларда күкерт водороды концентрациясенә иң зур өлешне дәүләт федераль экологик контроле (күзәтчелеге) узарга тиешле предприятиеләр чыганаклары кертә.

Ачыкланган арттырулар турында мәгълүмат Росприроднадзор һәм Роспотребнадзорга җибәрелгән.

Башка станцияләрдә пычраткыч матдәләрнең ПДК артуы теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез, АСКЗА мәгълүматлары “ТР Экологик картасы” ДИСта түбәндәге сылтама буенча бар: https://ecokarta.tatar.ru.

Белешмә: Экологик-аналитик җиһазларны планлы диагностикалау, тикшерү яки ремонтлау эшләренә бәйле рәвештә, АСКЗА үлчәүләре мәгълүматлары вакытлыча булмаска мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International