Татарстанда Кызыл китапка кертелгән лачын-балобан популяциясен торгызу проекты дәвам итә, аны Экология министрлыгы СИБУР компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашыра. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология министры Азат Җиһаншин сөйләде.
Өч ел эчендә Татарстанның кыргый табигатенә 24 лачын чыгарылган. Төп вакыйга 2024 елда Казан зооботаника бакчасына дүрт олы кош тапшыру булды, бу исә республикада 50 елга беренче тапкыр туган ике кош баласын - нәсел алырга мөмкинлек бирде.
Быел Казан зооботаника бакчасыннан лачыннардан тагын бер өстәмә көтелә - кошлар оя корырга киткән. Татарстанда туганнарга (4-5 чеби көтәбез) махсус питомниклардан китерелгән тагын 15 лачын кушылачак.
Азат Җиһаншин программаның төп бурычларының берсе - лачыннарны туган төбәгенә кайтару, дип сөйләде:
“Галимнәр ике кошның кышлаудан соң Татарстанга кайтуын расладылар. Бу иң төп нәтиҗә! Без хәзер чыгарылган кошларның 50%ын Татарстанга кайтару бурычын куябыз”.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча проект географиясен киңәйтә: кошларны чыгару быел Кама Тамагы районында гына түгел, Идел-Кама тыюлыгының Саралы участогы территориясендә дә узачак. Рәсәй Табигать министрлыгы ярдәмендә барлык хәрәкәтләрне һәм кошларның киләчәк язмышын күзәтеп тору өчен трекерлар урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, кызыл китаптагы лачын-балобан популяциясен торгызу проекты республикада “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм йөзеннән өченче ел гамәлгә ашырыла.