ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2025 ел
чәршәмбе

Бөгелмәнең 2 нче лицеенда икенче сыйныф укучылары өчен «Чиста шәһәр синнән башлана» дигән экология дәресе үткәрелде. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары шәһәр экологиясе һәм аны ничек сакларга  кирәклеге турында сөйләделәр.

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары мониторинг барышында табигатьне саклау законнарын бозу фактын ачыкладылар. Әлмәтнең Первомайская урамында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урыны билгеләнде. 

Мамадышны мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Җиңү тыкрыгында көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урыны ачыкланды. 


18
март, 2025 ел
сишәмбе

Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәренең «Ромашка» балалар бакчасында мавыктыргыч экология дәресе үткәрделәр. «Экологиядә файдалы һәм зарарлы продуктлар» темасы нәниләрдә зур кызыксыну уятты.

Әгерҗене мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.  Әгерҗе урамында экологлар төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын таптылар.     

25 майга кадәр «Россиянең бөек елгалары балалар күзлегеннән» Бөтенроссия балалар экология форумына заявкалар кабул ителә. Форум тикшеренү һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары, шулай ук табигатьне саклау эше белән шөгыльләнүче оешмалар өчен мәйданчык булачак.

Халык Түбән Камада агынты суларны агызу турында мөрәҗәгать иткәннән соң, Кама аръягы идарәсе инспекторлары тиз арада хокук бозу урынына чыктылар. Алар Менделеев урамындагы автомойкадан агып чыккан суларны ачыкладылар. Экологлар су һәм туфрак үрнәкләрен алдылар.


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буаның 2 нче лицеенда «Мегаполиста экологик яшәү» темасына экодәресләр үткәрделәр. 

Бу хакта КФУның Чаллы институтында вакансияләр ярминкәсендә Министрлыкның Кама буе идарәсе инспекторлары сөйләде.
 

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International