Санитар-экологик икеайлык кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәрендә, Мөслим һәм Баулы районнарында өч чүплек таптылар.
Беренче чүплек Азнакай шәһәренең Шакиров урамында ачыкланды. Төзелеш калдыкларын туплауның гомуми мәйданы 418 кв.м тәшкил итә. ТР Азнакай районы башкарма комитетына чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде.
Мәлләтамак авыл җирлеге чигендә калдыкларны рөхсәтсез ташлауның икенче урыны табылды. Чүплекнең гомуми мәйданы 260 кв.м тәшкил итә. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Мәлләтамак авыл җирлеге башкарма комитетына дәгъва белдерелде.
160 кв.м мәйданлы өченче чүплек Кырым-Сарай авыл җирлегендә ачыкланды. Баулы районының Кырым-Сарай авыл җирлеге башкарма комитеты адресына да табигатьне саклау законнарын бозуларны бетерүгә дәгъва белдерелде.