«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсына инде 1018 гариза килде.
Иң актив катнашучылар – балалар бакчалары, алардан – 381 гариза, мәктәпләрдән – 365. Шулай ук «Экогаилә» номинациясендә – 109, «Экоберләшмә» номинациясендә – 92 һәм «Экоярдәмчеләр»дән 71 гариза килгән.
Экологик активлык дәвам итә! Алда хайваннарны кайгыртуга багышланган бер атна бар әле. Бу җиде көндә без катнашучыларга кече туганнарыбызга ярдәм итәргә тәкъдим итәбез. Теләге булган һәркем приютларга бара, азык, уенчыклар китерә, шулай ук карауга һәм игътибарга мохтаҗ хайваннар белән вакыт үткәрә ала.
Җиденче атнада катнашу өчен биремне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә пост куярга һәм 18 майга кадәр Eco.pros@tatar.ru почтасына сылтамалар белән хисап җибәрергә кирәк.
Конкурсның нечкәлекләре белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm