Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Кукмара районында ике чүплек тапты.
Пычак авыл җирлеге территориясендә 150 кв.м. мәйданлы беренче рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны табылды.
Урта Мишә авылында 45 кв.м мәйданлы икенче чүплек ачыкланды.
Башкарма комитетка чүплекләрне бетерү турында дәгъвалар җибәрелде.