ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Уңайсыз санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, 12 декабрьгә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне вәзгыятьне тотрыкландыру чорына күчерелә.


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 9433 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның 94%ы инде хәл ителгән.

Экология министрлыгы адресына Җиңү проспектындагы 50 нче балалар бакчасы янында төзелеш калдыкларын җыю турында халыктан мөрәҗәгать килде. 


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Теләче районының  «Лесной» балалар бакчасында балалар гына түгел, Экология министрлыгының Төньяк идарәсе хезмәткәрләре, «Ашыт» табигать тыюлыгы вәкилләре, шулай ук ата-аналар һәм балалар бакчасы коллективы да катнашты.

Узган елның февралендә Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе адресына Түбән Кама халкыннан берничә тапкыр шикаять килгән иде. 

Арчаның 9 нчы балалар бакчасында балаларда табигатькә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән белем бирү һәм күңел ачу чаралары узды. 


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Су объектлары ярларын чүп-чардан җыештыру буенча «Россия суы»  Бөтенроссия акциясенең чираттагы сезоны тәмамланды, ул чистартылган яр буе территорияләренең озынлыгы һәм җыелган чүп күләме буенча рекордлы булды. Социаль әһәмиятле ирекле инициатива, арттырып әйтмичә генә, «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга, эковолонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм яшәү нормасы буларак экологик культураны формалаштыруга ярдәм итә торган әһәмиятле иҗтимагый көчкә әверелде.

Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.

Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.

Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм инспекторлары туган як табигате турындагы белемнәрен тикшерделәр. Хәзер – сезнең чират! 8 декабрьгә кадәр һәркемнең үзенең экологик грамоталылыгын бәяләү мөмкинлеге бар. 

Татарстан Республикасы Арбитраж суды Теләче районында туфракка китерелгән зыянны компенсацияләү турында карар чыгарды. 2023 елның сентябрендә агынты суларны агызган өчен хокук бозучыга 53 мең сум түләргә туры киләчәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International