Тәтеш районында Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыкладылар

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Тәтеш районы территориясен тикшерергә чыкканда хокук бозулар ачыкланды. 

Карл Маркс урамы буенча Олы Тархан авылында 210 кв.м мәйданда төзелеш кирпече ватыклары рәвешендә калдыклар ташлану урыны табылды. Чүплекнең күләме – 180 куб.м.

Идел аръягы идарәсе инспекторлары тарафыннан Олы Тархан авыл җирлеге башкарма комитетына карата табигатьне саклау законнарын үтәү һәм чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.


Тәтеш шәһәрендә Горький һәм Идел буе урамнары киселешендәге урамнарны тикшергәндә гомуми мәйданы 220 кв.м, күләме 150 куб.м булган рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды. Тәтеш шәһәре башкарма комитеты адресына кисәтү бирелгәннән соң, чүплек вакытында бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International