ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында күп еллар эшләгән хезмәт ветераннарына хөрмәт күрсәтелде. Аларга тәбрик һәм котлау сүзләрен министр Артем Сидоров җиткерде. Аның әйтүенчә, бу көн республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбияләү эшенә күп көч һәм тырышлык салган кешеләргә тирән хөрмәт белдерү өчен тагы да бер форсат бирә.

30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 23-24 октябрендә Владивостокта “Чикләрсез табигать” VIII халыкара экология форумы үткәрелә.
Бу форум ел саен үзенә төрле илләрнең күренекле фән эшлеклеләрен, җәмәгать оешмалары вәкилләрен җыя. Аның 2014 елгы төп темасы – “Экология һәм бизнес: тартышудан аңлашуга”. Форум кысаларында шулай ук “Тотрыклы үсеш һәм табигатьтән файдалану: чишелеш юллары”

29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды. Көн тәртибендәге 6 мәсьәлә тикшерелде.
1. Социаль-экономик мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты әзерләгән “2014 елның I яртысында антикоррупцион мониторинг”ны карау.
2. Социаль-экономик мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты әзерләгән “Татарстан Республикасы халкының коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү” социологик тикшеренү нәтиҗәләрен карау.
2014 елдан башлап Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Антикоррупцион хәбәрче” кварталлык журналы чыгарыла. Ул электрон басма булып тора һәм министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегенә урнаштырыла. Анда Татарстандагы антикоррупцион эшчәнлеккә күзәтүләр, журналистларның коррупциягә каршылык өлкәсенә караган материаллары, законнарга үзгәрешләр урын ала.

27
сентябрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 16-17 декабрендә Мәскәүдә “РосПромЭко-2014” 2нче Россия индустрия-экология форумы үткәрелә. Аның эшендә Россия һәм дөнья экспертлары, федераль закон чыгару һәм башкару хакимияте органнары вәкилләре, Россия Федерациясенең 50 субъектыннан рәсми делегацияләр, экологик җиһазлар һәм технологияләр җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүче индустрия предприятиеләре һәм компанияләренең, шулай ук әлеге хезмәтләрне һәм җиһазларны кулланучы компанияләрнең профильле службалары вәкилләре катнашачак.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Казан (Идел буе) федераль университетында “XXI гасырда юрисдикция фәне һәм мәгарифе” дигән, Казан университетының 210 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Аның бер секциясе Казан һәм Мәскәү университетлары профессоры Владислав Петровның иҗади мирасына һәм хәзерге экологик хокук фәненә багышланган иде. “Татарстан Республикасының экологик политикасы аспектлары” дигән доклад белән экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады
24 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Прокуратурасында табигать саклау органнары җитәкчеләренең табигатьтән файдалану өлкәсендәге хокук бозуларга һәм җинаятьләргә каршылык буенча координацион киңәшмәсе булып узды. Аны Идел төбәк-ара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән берлектә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков алып барды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
Экология министры Артем Сидоров үз докладында әйткәнчә, республикада үткәрелә торган күзәтчелек чараларының нәтиҗәлелеге табигать күзәтчелеге органнарының хезмәттәшлегенә турыдан-туры бәйле.
26 сентябрь көнне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы персоналы белән янгын чыкканда һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләре үткәрелде. Профилактика чаралары “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә оештырылды.

25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Табигать министрлыгында Россиядә калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Чарада Кытай Халык Республикасының Әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгы делегациясе, ЮНИДО (БМОның махсус оешмасы) делегациясе, ЮНИДОның Россиядәге Халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәге делегациясе, шулай һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл”нең төп темасы булып Кытай Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә
2014 елның 21-23 ноябрендә Мәскәүдә 3нче халыкара махсуслашкан “ЭкоШәһәрЭкспо 2014” экологик чиста, табигый һәм органик продукция күргәзмәсе үткәреләчәк. Өч көн буена анда Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең экологик продукциясе дүрт бүлектә күрсәтелә:
– “ЭкоFood” – экологик азык-төлек һәм эчемлекләр, таза туклану, фермерлар продукциясе;
– “ЭкоBeauty” – матурлык, косметика һәм мода индустриясендә органик һәм табигый продуктлар;
– “ЭкоHouse” – экологик торак кору, тоту һәм төзү өчен кирәкле барлык нәрсәләр;
– “ЭкоChildren” – балалар һәм ата-аналар өчен экологик продукцияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International