Мәскәүдә Халыкара MosBuild төзелеш һәм интерьер күргәзмәсе

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

2015 елның 14-17 апрелендә Мәскәүнең “Экспоцентр” күргәзмә комплексында Халыкара MosBuild төзелеш һәм интерьер күргәзмәсе бара. Аның кысаларында дәүләт хакимияте, бизнес һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре күчемсез милек өлкәсендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, торак районнарның сыйфатын күтәрү өчен инженер-техник чишелешләр эзләү, “яшел технологияләр” иңдерү өчен матди-техник база формалаштыру мәсьәләләрен тикшерәләр. Шулай ук экологик куркынычсыз материалларның “GREEN BOOK” каталогы тәкъдим ителәчәк. Чараны EcoStandard group, “Яшел стандартлар экологик сертификация үзәге” Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәмендә оештырган. Конференциядә катнашучылар арасында – фән һәм эшмәкәрлек даирәләре, Россия һәм чит ил оешмалары, федераль һәм региональ кимәлдәге министрлыклар һәм тармаклар вәкилләре, шулай ук Германия, Канада, Голландия, Норвегия, Финляндия, Япония, Белоруссия, Украина, Австралия, АКШтан килгән вәкилләр.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International