Тимер юл полотносының һәм якын-тирә территорияләрнең санитар-экологик торышын тикшерү рейдында 44 бозыш ачыкланды

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында 10 апрельдә “РЖД” ААҖ Горький тимер юлының Казан бүлекчәсенең тимер юл полотносының һәм якын-тирә территорияләрнең санитар-экологик торышын тикшерү буенча рейд үткәрелде. Казан – Биектау – Юдино – Зөя тимер юл кисемтәсе тикшереп узылды. Рейд барышында 44 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды. Табигать законнарын бозуның шул фактлары буенча актлар төзелде, аларны бетерү дәверләре билгеләнде. Рейдта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Горький тимер юлының Казан регионы, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе вәкилләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Кабаттан комиссион тикшерү 28 апрельгә билгеләнгән.

Шундый рейдлар республиканың тимер юл челтәре булган барлык 18 районында да оештырылачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International