ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында экология министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Районара Казан Табигать саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Равил Әхмәтҗанов Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексына (КоАП) 2014 елның 15 ноябрендә кертелгән үзгәрешләр уңаеннан әйләнә-тирәклене саклау буенча дәүләт инспекторларының вәкаләтләре турысында техник өйрәтү үткәрделәр. Чара видеоконференция режимында, Министрлыкның территориаль идарәләре җитәкчеләре һәм инспекторлары катнашында узды.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген К(И)ФУда нефть һәм газ геологиясе кафедрасының 60 еллыгына багышланган юбилей чаралары булып узды. Аларда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин да катнашты. Ул, министр Артем Сидоров исеменнән, К(И)ФУның Геология һәм нефть-газ институтының нефть һәм газ геологиясе кафедрасы коллективына, мәгариф һәм геология фәне системасын, Татарстанның нефть-газ тармагын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Бүген Мәскәүдә “Су объектларын куллануны һәм саклауны көйләү, су фонды ярларының һәм җирләренең хокукый режимы” дигән бөтенроссия конгрессы уздырыла. Аның эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнаша.
Чара программасына Россиядә су хуҗалыгының закончалык нигезләрен, су объектлары һәм гидротехник корылмалар биләп торган җирләрнең әйләнеш үзенчәлекләрен тикшерү, су объектларын, яр буйларын, су саклау һәм санитария зоналарын куллану һәм саклау белән бәйле бәхәсләрне чишү практикасын карау кертелгән. Мәсьәләләр Россия һәм чит илләр тәҗрибәсенә нигезләп тикшерелә. Конференция барышында шулай ук “Россиянең
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Информация системаларын үстерү һәм информатизация бүлеге башлыгы Лилия Гыйззәтуллина туган көнен билгеләп үтә. Ул министрлыкта 2005 елдан бирле эшли, башта Төп эшчәнлекне хезмәтләндерү махсус инспекциясендә 1 категорияле белгеч иде. Узган айда “Татарстанның иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” конкурсының “Дәүләт органнары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмәт, документлар белән, финанс-экономик һәм башка яктан тәэмин итү” номинациясендә җиңүче булды.
Экология министрлыгы коллективы аны туган көне белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм йортында иминлек тели.
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта “Калдыклар рециклингы” дигән фәнни-гамәли конференция бара. Чарада тармак бизнесы вәкилләре, галимнәр, экспертлар, дәүләт хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Аның кысаларында Россиядә икенчел чимал рециклингы нигезендә яңартмалы ресурслардан материаллар җитештерү тармагын тизлектә төзү һәм үстерү мәсьәләләре тикшерелә.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Мәскәүдә Федераль экологик совет утырышы бара, анда Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислек итә. Чарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агроиндустрия һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Таһир Һадиев катнаша.
Экологик совет төзү турында теләкләр 2013 елның декабрендә Мәскәүдә булып узган IV Әйләнә-тирәлекне саклау съездында белдерелгән иде. Ул даими эшләүче коллегиаль орган булачак, аның эше федераль һәм региональ закон чыгаручы һәм башкарма хакимият органнарының табигать саклау өлкәсендәге бәйләнешләрен тәэмин итүгә юнәлтеләчәк.
4 декабрьдә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында, Россиянең Мәдәният елы кысаларында, экологик җаваплылык идеясен киң таратуга һәм табигатькә аңлы караш тәрбияләүгә багышланган “Экологик культура һәм мәгариф: төбәкләр диалогы” дигән беренче бөтенроссия очрашуы уздырыла. Чарада федераль
Бүген Казанның Экономика, идарә һәм хокук институтында “Коррупциягә каршылык диалектикасы” IV бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Аның эшендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләт службасы һәм кадрлар бүлегенең башкаручы киңәшчесе Екатерина Питернова катнашты.
Конференция кысаларында түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде:
– коррупция күренеше, аның башка күренешләр һәм процесслар белән бәйләнеше;
– коррупциянең политик, социаль, экономик һәм башка нәтиҗәләре;
– коррупциягә каршылык практикасына ретроспектив анализ;
– коррупциягә каршылык буенча чит илләр тәҗрибәсе;
– коррупциягә каршылык өлкәсендә хокукый инновацияләр;
– Россиядә һәм чит илләрдә коррупциянең детерминантлары;
– Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә коррупциягә каршылык тәҗрибәсе;
– коррупциягә каршылык чаралары системасы;

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 2-5 декабрендә Франциядә, индустрия һәм региональ хакимият органнары өчен, әйләнә-тирәлекне саклау һәм тотрыклы үсеш буенча Pollutec Lyon 2014 күргәзмәсе үткәрелә. Анда барлык төр көнкүреш һәм индустрия калдыкларын утильләштерү һәм эшкәртү өлкәсендәге соңгы казанышлар, шулай ук яшәеш калдыкларын җыю, ташу, сортлау һәм күмү өчен булган алдынгы технологияләр, инновацион җиһазлар һәм махсус техника күрсәтелә.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Антарктида-100” проектында катнашучыларны экспедициягә озату тантанасында катнашты. Тантана Татарстан Табигать тарихы музеенда уздырылды.
Рус география җәмгыятенең яңа проекты Антарктиданы ачучы, 1819-1821 еллардагы Беренче рус антарктика экспедициясенең бердәнбер галиме, Казан университеты ректоры Иван Михайлович Симоновка багышлана.
Проектта катнашучыларны тәбрикләү чыгышында Артем Сидоров Экология министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе бергәлектә алып барган эшләрне, аерым алганда, сулыкларны чистарту акцияләрен, республика елгаларында баткан йөзү чараларына су асты мониторингын искә алды. Суга баткан гыйбадәтханәләрне эзләп табу белән бәйле “Татарстанның изге урыннары” проектын
Казан шәһәр мәгариф идарәсе, балаларның Казан экология-биология үзәге белән берлектә, “Туган җирем: табигате, мәдәнияте, этносы” бөтенроссия конкурсының шәһәр этабын үткәрә. Конкурсның максаты – балаларда һәм яшьләрдә табигый һәм мәдәни тирәлеккә бәяле караш, шулай ук Россиядә яшәүче башка этнослар мәдәниятенә толерантлык һәм хөрмәт тәрбияләү. Анда мәгариф йортларында укучы 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге, үз туган җиренең табигатен һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы балалар һәм үсмерләр катнаша ала.
Конкурс эшләрен тапшыру формалары:
– өйрәнү-тикшеренү эше – “Гуманитар-экологик тикшеренүләр” номинациясендә;
– маршрут, сукмак тасвиры – “Экология һәм туган якны өйрәнү тасвирлары” номинациясендә;
– публицистик әсәр (мәкалә, эссе, очерк һ.б.ш.) – “Табигатьне һәм мәдәниятне яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International