ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

Инде иртәгә үк бөтен ил укучылары экологик онлайн-дәрестә катнаша ала. ЭКОзанятие Мәскәү дәүләт университетында узачак, ә трансляция Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында барачак: www.mnr.gov.ru. Экологик дәресне Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән М.В.Ломоносов ис. МДУ ректоры Виктор Садовничий үткәрәчәк. Мероприятие яңа “Бөтенроссия мәктәп экология дәресе” акциясенә старт булып торачак.

Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев Алабуганың мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу шәһәр Мәдәният сараеның кече залында узды. Министр мәдәният мәсьәләләренә, шул исәптән экологик культура мәсьәләләренә Алабуга бирә торган игътибарның тәрбия нәтиҗәсе икәнен, аның кешенең

 “Мультикомфортлы йорт проектлаштыру - 2017” халыкара конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Катнашучыларга, Мадридның Гран-Сан-Блас территориясе чикләре буйлап микрорайонның шәһәр мохитен торгызу буенча, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килә торган һәм шәһәр киңлегенә гармонияле рәвештә керешеп киткән архитектура проекты эшләргә кирәк. Испания башкаласының климат шартларын һәм төбәк үзенчәлекләрен истә тотып, MAD

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабуга мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ашамлыкларның сыйфаты, сәламәт тукландыру принциплары һәм аны оештыру белән танышты. “Һәр кешенең сәламәтлеге ул куллана торган азык-төлек сыйфатына нык бәйле. Шуңа күрә сәламәт туклану гадәте һәр гаиләдә кече яшьтән үк формалашырга тиеш. Мәктәп укучысы рационына экологик чиста ашамлыклар гына кертелергә тиеш”, - диде министр.

Татарстан укучылары Бөтенроссия “ЭКО-БАТЛ” видеороликлар конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен, укучыларга http://mediabat.ru виртуаль мәйданчыгында теркәлергә һәм Россиянең экологик куркынычсызлыгы темасына багышланган видеоматериал җибәрергә кирәк.

“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.

Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясендә Экология елына багышланган плакатлар конкурсына           йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәре Владимир Музафаров мероприятиедә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул мәктәп укучыларына конкурска булган кызыксынулары һәм катнашулары өчен рәхмәт әйтте, мондый чараларның үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдәге ролен билгеләде


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Экологик хәрәкәт активистлары "БУДЕТЧИСТО" түбән Кама белән очраштылар хезмәткәрләре Кама аръягы территориаль идарәсе, татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Көн тәртибенә этәргеч бирде яшьләр хәрәкәтен үстерүгә районнарда Кама аръягы ТЕРРИТОРИАЛЬ идарәсе

Агызу загрязненного кар белән күпере елгасы Карл торак пунктында Буа районының Мещеряково ачыклаган инспекторлары идел аръягы территориаль идарәсе, татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Әлеге факт буенча инспекторлары тарафыннан административ тикшерү кузгатылды буенча статьясындагы 4 өлешкә 8.13 "РФ КоАП Үтәмәгән таләпләрне саклау, су объектларын, ул мөмкин повлечь аларны пычрату

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм Табигый байлыклар министрлыгында инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча экология министры урынбасары Инсаф Галиуллин рәислегендә дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. Утырыш барышында комиссиянең 2016 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2017 елга эш планы тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International