ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

30 августта 10:00 сәгатьтә Казанда (М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында) Балалар экологик бәйрәме булачак. Экологик уеннар һәм танып-белүле викториналар оештырылачак, аларда катнашучылар Татарстан Республикасының уникаль табигый ресурслары турында белә алачак. Яшь рәссамнар өчен шунда ук төрле номинацияләрдә рәсем конкурслары узачак: “Синең йорт табигате”, “Яраткан җәнлегең”, “Табигать рухы”.

2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.


25
август, 2017 ел
җомга

“Азнакай ҖЧП” предприятиесенең Актүбә бистәсендәге чистарту корылмалары системасында өзеклек пычранган агынты суларның Каменка елгасына агызып чыгарылуына китерә. Табигать саклау өлкәсендә законнарны бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары чираттагы тикшерү барышында ачыклый.

Экологик дәрес Казан балалар тимер юлында үтте. «Сила в детях» Хәйрия фонды һәм «ЛОГОС» Тернәкләндерү үзәге кайгыртуындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар поездда ЭКОсәяхәт ясадылар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов командасы белән бергә балалар Молодежная станциясеннән Зөбәрҗәт күлгә кадәр бардылар һәм кире кайттылар.


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

620 яшь нарат, чыршы, тал һәм акация. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында мөслимлеләр “Кояшлы Ык” яр буенда яңа аллея ачты. Территорияне яшелләндерү буенча экологик акция Мөслимдә инде традициягә керде. Баштарак иреклеләр тарафыннан Ыкның яр буе зонасында акацияләр аллеялары ачылган һәм чәчәк түтәлләре булдырылган иде.


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ике юнәлеш буенча социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс игълан ителде:

1) гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру. Бу юнәлеш кысаларында конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:


22
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанның Табигый тарихы музее барлык теләүчеләрне “Тыюлыклы Россия. Кроноцкий тыюлыгы” күргәзмәсенә килергә чакыра, ул Россиядә тыюлыклар системасына нигез салынуның 100-еллыгына һәм Экология елына багышланган. Килүчеләр Россия кыргый табигатенең күптөрлелеген һәм кабатланмаслыгын чагылдыра торган фотосурәтләр белән таныша ала.


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 23-25 августында Владимир өлкәсе территориясендә “Экология. Яңа чакыру, яңа чишелешләр” Бөтенроссия экологик форумы-2017 була, аны Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Владимир өлкәсе администрациясе оештыра. Мероприятие экологик аң үсеше стимуллары формалаштыру, табигать саклау эшчәнлеген яңа гамәли дәрәҗәгә чыгару, экологик иминлекне үстерү һәм регионның актуаль һәм стратегик экобурычларын хәл итүгә яшьләрне җәлеп итү максатларына юнәлтелгән.


18
август, 2017 ел
җомга

Дәүләт табигый тыюлыклары һәм милли парклар хезмәткәрләре “Профессиясе буенча иң яхшы: экомәгърифәтче” конкурсында катнашырга чакырыла, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы “Тыюлыклар” Экология-мәгърифәт үзәге һәм “Тыюлыклы ил” Илкүләм фонды белән берлектә аның оештыручысы булып тора.


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ЭКОбелемнәрне киңәйтү һәм мәктәп яны территориясен төзекләндерү. Югары Ослан районы Олы Мәми мәктәбе укучылары Экология елы кысаларында шундый максат белән «Агро-экологик зона» проектын гамәлгә ашырдылар. Балалар педагоглар һәм ата-аналар белән берлектә мәктәп территориясендә экология буенча тикшеренү эшләре үткәрү өчен кишәрлек булдырдылар. Бу зонада нинди тәҗрибәләр үткәргәнлекләре турында укучылар Татарстан Республикасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International