ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2025 ел
сишәмбе

Бүген, Идел көнендә, Казанның битараф булмаган халкы Экология министрлыгы ярдәмендә  «Волжская Гавань» торак комплексы территориясендәге Идел ярларын чистартты. 

Санитар икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгечләре белән берлектә, юл буендагы полосаларга күчмә тикшерү үткәрделәр. 

Арча үзәк китапханәсендә ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары, "Ашыт" тыюлыгы белгечләре Арча гуманитар-техник техникумы студентлары белән очраштылар.

Территорияләрне тикшергәндә Министрлык инспекторлары Лениногорск һәм Бөгелмә районнарында табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар.

Яңа Чишмә районының Әдәмсә һәм Спас районының Куралово авылларында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Чиста яр» экологик акциясе узды. Халык


19
май, 2025 ел
дүшәмбе

1 апрельдән «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган санитар-экологик икеайлык кысаларында муниципаль берәмлекләр тарафыннан 267 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, территорияләрне чистартуга 317 меңгә якын кеше һәм 4,5 мең берәмлек техника җәлеп ителгән. Татарстанда 275 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

Элегрәк Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай районын тикшергән иде. Азнакай шәһәре территориясендә төзелеш калдыкларын һәм агач калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урыны ачыкланды.

Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 2326 мөрәҗәгатьнең 1691ен карадылар һәм хәл иттеләр инде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның 2025 елның 19 маендагы күрсәтмәсе нигезендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары вазыйфасына Илнур Насретдинов билгеләнде. Бүген министрның яңа урынбасарын ведомство коллективына тәкъдим иттеләр.

«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсының экологик марафонының соңгы атнасы башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International