Экокабул итү бүлмәсенә ел башыннан 3 349 мөрәҗәгать кергән

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3349 мөрәҗәгать кергән, аларның 2993е инде хәл ителгән.

Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1474 хәбәр килгән, 1037 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 749 мөрәҗәгать теркәлгән, 89ы - «ПОС» кире элемтә платформасында.

Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1745 хәбәр (шуларның 1037се «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына карата 503 тапкыр, суның сыйфатына карата 376 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 691 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сез табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуларга тап булсагыз, мөрәҗәгатьләрне экологик кабул итү системасына әлеге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки «Халык контроле» системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International