Әгерҗе районында экологлар тагын бер чүплек таптылар

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Әгерҗе районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Әгерҗе шәһәрендә рөхсәтсез чүплек таптылар. Калдыкларны урнаштыру мәйданы – 61 кв.м, чүплек күләме – 36 куб.м.

Әгерҗе районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International