Чистай зираты янында чүплек ачыкланды һәм бетерелде

2025 елның 11 июле, җомга

Чистай районы территориясен тикшерү кысаларында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Чистай шәһәре тирәсендәге православие зираты янында рөхсәтсез калдыклар туплау урынын таптылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, чүплек 5 класслы куркыныч калдыклар — зират һәм колумбарий территорияләрен җыештырудан калган калдыклардан тора, дип билгеләнде. Пычрану мәйданы — 140 квадрат метр, калдыклар күләме – 119 куб метр.

Тикшерү йомгаклары буенча Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Чистай муниципаль районының Чистай шәһәр башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве турында кисәтү юлладылар, ачыкланган хокук бозуны кичекмәстән бетерүне таләп иттеләр.

Хәзерге вакытта чүплек тулысынча бетерелгән. Территория экологик таләпләр нигезендә тиешле хәлгә китерелгән.

Исегезгә төшерәбез, калдыкларны рөхсәтсез ташлау фактлары турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсе аша хәбәр итәргә мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International