Аксубай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә законсыз чүплек таптылар. Полиэтилен савыт һәм төргәк калдыклары 300 кв.м мәйданлы территорияне чүпләп бетергән.
Аксубай штп башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.