Татарстанның Табигый тарих музеенда "Төрле төсле планета" маҗаралы квесты, фәнни шоу, мастер-класс һәм экологик акцияләр узды

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Татарстанның Табигый тарих музеенда Казанның Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүче балалар кызыклы экологик дәрес уздырды. Гадәти булмаган тере экспонатлар белән аралашу кунаклар өчен төп сюрпризга әйләнде. Архимандрит тараканнары, Калифорниянең патшабикә еланы (альбинос), тамгалы эублефар, Урта Азия ташбакасы, Чилиның алсу кошашары һәм күп кенә башка төрле хайваннар экспозиция кунакларын сөендерде.  Остаз-мөгаллим В.В.Лисина һәм Министрлык белгече Е.Г. Гыйльмиҗанова җитәкчелегендәге балалар хәрәкәте активистлары хайваннар турында кунакларга бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләде, аларны карау буенча киңәшләр бирде һәм хәтта фотосессия дә оештырды.

Мондый экологик дәресләр уздыру өчен "Яшел планета" экологик хәрәкәте әле җәйдән үк әзерләнә башлый. Әйтик, узган ел мәктәп яны кишәрлекләрендә балалар чәчәкләр – бер еллык циннияләр, тагетес һәм агератум үстергән. Үсемлекләрнең җыелган орлыкларын яшь экологлар бу юлы музей экспозициясенә килгән һәркемгә бүләк итеп тапшырды. "Мондый чаралар кешеләрдә экологик культура, аң формалаштыра, шулай ук гоманлы мөнәсәбәт һәм зәвыклы кайтаваз тудыра. Әлеге чәчәкләрнең орлыкларын яшелләндерү һәм алга таба ишегалларын төзекләндерү өчен кулланырга мөмкин", – дип билгеләде табигать саклау ведомствосы белгече Елена Гыйльмиҗанова.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International