"Елгага сасы сыекча ага. Укшыта торган ис килә", – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы телефонына Питрәч районы Татар тау иле авылында яшәүчеләрдән шундый хәбәр алынды. Экоминистрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары кичекмәстән әлеге хәл булган урынга чыкты һәм җирле агрофирмадан терлек калдыкларыннан барлыкка килгән пычрату чыганагына тап булды. Кар эрүдән барлыкка килгән суга кушылган әлеге калдыклар калкулыклы рельефтан Норма елгасына ага иде. Экологлар агынтыдан һәм табигый судан пробалар алды. Әлеге факт буенча административ эзләтү эше башланды.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин: (843)267-68-67 кайнар линия телефоны аша, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша, WhatsApp өстәмә элемтә каналы аша +79872169779 номерына, хәбәрне "Халык контроле" системасына җибәрергә була, мәгариф учреждениеләрендә укучылар өчен "Мәктәп эко-патруле" дигән махсус телефон программасы эшли. Моннан тыш, табигать саклау законнары бозылу турында фото яисә видео теркәп җибәрелгән оператив мәгълүматлар өчен гражданнарга акчалата түләүләр дә гамәлгә ашырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте