Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары автомобильләрдән чыккан яраксыз газлардагы пычратучы матдәләр күләмен тикшерде.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Урман кодексына РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан әзерләнгән үзгәрешләрне кабул итте, дип хәбәр ителә Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында. 2018 елның 13 июлендә документ РФ Федераль Җыены Федерация Советы тарафыннан каралачак.
830 мең сум. Гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу нәтиҗәсендә "Дорожник" ЯАҖ тарафыннан табигатькә шундый зыян китерелгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дәүләт инспекторлары 2016 елның маенда Сокуры поселогы янәшәсендә табигать саклау законнары бозылуын ачыклады.
Казан ярминкәсе күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашкан “Россия – минем тарих” тарихи паркының ишекләре кызыксынган һәркем өчен ачык.
Экология хезмәтендәге инновацияләр. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәләрендә "Экокүзәтчелек" программа-аппарат комплексы кертелде. Техник яңалык материалларны урында рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә һәм документлар төзү вакытын кыскарта. Планшетка урнаштырылган программа ярдәмендә дәүләт инспекторы урында акт төзи һәм хокук бозу очрагы ачыкланган очракта – административ беркетмә рәсмиләштерә. Биредә үк документ кәгазьдә чыгартыла, ә ачыкланган хокук бозу турындагы белешмәләр бердәм базага җибәрелә.
Түбән Кама районында яр буе территориясен чистартуга багышланган акция булып узды. Түбән Кама шәһәренең "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре Озын күл ярларын чистарту эшендә катнашты. ПЭТ-шешәләр, кәгазь калдыклары, целлован пакетлар – боларның барысы да биредә ял итүчеләрдән калган.
1-18 яшькәчә булган яшь татарстанлылар "Төрле төсле тамчылар" Россиякүләм балалар өчен рәсем конкурсында катнаша ала. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар бергәлеге арасында су ресурсларын сакчыл куллану һәм су ресурсларына карата хөрмәтле мөнәсәбәт идеяләрен популярлаштыру.
Дөньяның барлык почмакларыннан меңнән артык белгеч һәм галим тау сәнәгате өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм инновацияләр хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә җыелачак. 2018 елның 15 сентябреннән 21енә кадәр Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX халыкара конгрессы IMPC 2018 булачак.
"Зәй шикәре" ААҖ иләк аша уздыру кырларын эшкәртү эше башланып китте. Ләм утырмаларын чистарту барышында барлыкка килгән сасы исне бетерү максатында предприятиедә иләк кырларына махсус матдә – флокулянт сиптерә башладылар. Реагентның тәэсир итү принцибы барысыннан бигрәк полимер чылбырларның электр зарядлары һәм каты матдә кисәкчәләренең суспензияләү буенча өслек зарядлары арасындагы алмашынуына нигезләнә.
Питрәч районының “Каенкай” балалар бакчасында урта һәм өлкән яшьтәге балар өчен “Балалар Җирне ни рәвешле коткарды” атамасы белән экология бәйрәме узды. “SОS” сигналы буенча балалар киләчәккә ярдәмгә ашыкты, анда урманнардан, күлләрдән һәм елгалардан бернәрсә дә калмаган иде.