"Зәй шикәре" ААҖ иләк аша уздыру кырларын эшкәртү эше башланып китте. Ләм утырмаларын чистарту барышында барлыкка килгән сасы исне бетерү максатында предприятиедә иләк кырларына махсус матдә – флокулянт сиптерә башладылар. Реагентның тәэсир итү принцибы барысыннан бигрәк полимер чылбырларның электр зарядлары һәм каты матдә кисәкчәләренең суспензияләү буенча өслек зарядлары арасындагы алмашынуына нигезләнә. Шуның нәтиҗәсендә кисәкчәләрнең өслекләре коагуляциягә һәм флокуляциягә сәләтле булырга "өйрәнә". Вак-вак таркатылган кисәкчәләрне күләме буенча зур агрегатларга берләштерәләр, утырмага салалар, шул ук вакытта су тоныкландырыла һәм чистартыла, ә сасы ис юкка чыга.
Исегезгә төшерик, узган җомга көнендә Зәй шәһәре территориясендә райондагы экологик торышны яхшырту буенча стратегия эшләү максатында оператив штаб булдырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте