Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары автомобильләрдән чыккан яраксыз газлардагы пычратучы матдәләр күләмен тикшерде. Республиканың Баулы һәм Азнакай районнары территорияләрендә автомобильләр кораллы тикшерү узды. "Автомобильләрдән чыккан яраксыз газлар пычрануның гомуми күләмендә 70% тирәсе тәшкил итә. Бүгенге көндә безнең идарә инспекторлары тарафыннан 100дән артык автомобмиль тикшерелде, 16 беркетмә төзелде", – дип хәбәр итте Экоминистрлык белгече Илүсә Сәетова. Һавага чыгарылган яраксыз газларында пычратучы матдәләрнең күләме нормадан артып китүче автомобильләрне эксплуатацияләгән өчен гаепле затлар экологлар тарафыннан РФ КоАП 8.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартыла. Штраф суммасы 500 сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерик, "Чиста һава" акциясе республика территориясендә 15 июньдә старт алды. Ул ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә уздырыла. Операциянең максаты – автомобильчеләрнең игътибарын атмосфера һавасына автомашиналарның тискәре йогынты проблемасына җәлеп итү һәм аларны әйләнә-тирәлеккә җаваплы булырга чакыру.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте