РФ Дәүләт Думасы “компенсация” урманнары турында закон кабул итте

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Урман кодексына РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан әзерләнгән үзгәрешләрне кабул итте, дип хәбәр ителә Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында. 2018 елның 13 июлендә документ РФ Федераль Җыены Федерация Советы тарафыннан каралачак.

“Ел саен Россия урман фонды инфраструктура максатларында йөзләрчә мең гектар урман югалта. Документ мондый проектлар өчен урманнарны база принцибы буенча торгызу тәртибен кертә: 1 гектарны кистең – 1 гектар утырттың, бу исә безнең илдә урман яңартылуын тәэмин итәчәк”, – дип билгеләгән иде элегрәк табигать ресурслары министры Дмитрий Кобылкин. Хәзерге вакытта Россиядә ел саен 145 мең гектар тирәсе урман инфраструктура проектлары кысаларында киселә. 5 мең гектар тирәсе урман торак пунктларны киңәйтү өчен урман фонды җирләре составыннан чыгарыла.

Асылда, документта РФнең тиешле субъекты чикләрендә киселгән урман мәйданына тиң булган мәйданда, шул исәптән, объектларның эксплуатациясе өчен саклык зоналарын булдырганда да, урман торгызу компанияләренең зарурилыгы күздә тотыла. Барыннан элек, таләпләр җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм файдалы казылма ятмаларын эшләү, линияле объектлар төзү белән бәйле эшләргә бәйле проектларга кагылачак. Моннан тыш, закон проектында урман торгызуның урман фонды җирләренең башка категория җирләренә күчерелүенә бәйле рәвештә гамәлгә ашырылуы да күздә тотыла.

Урман торгызу эшләре урман утыртмаларын кискәннән соң яисә башка категория җирләренә күчергәннән соң 1 елдан соңга калмыйча расланган тиешле проект кысаларында гамәлгә ашырыла. Урман фондын торгызу табигый, ясалма яисә катнаш ысуллар белән алып барыла. Проектның составы, аны эшләү һәм аңа үзгәрешләр кертү тәртибе вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнә.

РФ Урман кодексына булган төзәтмәләрдә, шулай ук, өстәмә нормалар да кертелә. Асылда, урман фонды җирләре составына урман торгызу һәм урман җитештерү өчен билгеләнгән (киселгән урыннар, көекләр, аралыклар, дала урыннары, аланлыклар һ.б.) һәм алардан файдалануны, саклауны һәм яклауны оештыру өчен хезмәт итүче (ызаннар, юллар һ.б.) һәм файдалану өчен уңайсыз булган җирләрне (сазлыклар, ташлыклар һ.б.) аерып күрсәтеп, тәгаенләштерүләр дә күздә тотыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International