Түбән Кама районында яр буе территориясен чистартуга багышланган акция булып узды. Түбән Кама шәһәренең "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре Озын күл ярларын чистарту эшендә катнашты. ПЭТ-шешәләр, кәгазь калдыклары, целлован пакетлар – боларның барысы да биредә ял итүчеләрдән калган. "Чиста тирәлек – һәркемнең кайгыртуында булырга тиеш. Безнең төп бурычларның берсе – әлеге фикерне мөмкин булганча күбрәк кешегә җиткерү", – дип саный волонтерлар.
Табигать саклау акциясе кысаларында Чулман аръягы идарәсе инспекторлары экология законнарының үтәлеше буенча рейд уздырды. Су саклау зоналарында автомобиль куючы затларны билгеләү һәм җаваплылыкка тарту өчен экологлар ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенә гарызнамәләр җибәрде. РФ Су кодексының 65 ст. үтәмәгән өчен хокук бозучылар РФ КоАП 8.42 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Яр буе полосасында махсус режимны бозган өчен гражданнарга 3 мең сумнан 4.5 мең сумга кадәр штраф каралган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте