Техника эше. Гамәлгә кертелгән программа-аппарат комплексы инспекторлар эшен камилләштерде

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Экология хезмәтендәге инновацияләр. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәләрендә "Экокүзәтчелек" программа-аппарат комплексы кертелде. Техник яңалык материалларны урында рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә һәм документлар төзү вакытын кыскарта. Планшетка урнаштырылган программа ярдәмендә дәүләт инспекторы урында акт төзи һәм хокук бозу очрагы ачыкланган очракта – административ беркетмә рәсмиләштерә. Биредә үк документ кәгазьдә чыгартыла, ә ачыкланган хокук бозу турындагы белешмәләр бердәм базага җибәрелә.

Әйтик, мисал өчен, Төньяк территориаль идарәдә программа продуктыннан файдаланганда табигать саклау законнарын бозу турында 17 акт, 10 беркетмә, 7 карар төзелде.

"Экокүзәтчелек" программа комплексы Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергә эшләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International