Россия дәүләтенең борынгы заманнардан башлап безнең көннәргә кадәрге үсеше турында – иң яңа технологияләр ярдәмендә. Казан ярминкәсе күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашкан “Россия – минем тарих” тарихи паркының ишекләре кызыксынган һәркем өчен ачык.
Биредә – сенсорлы өстәлләр һәм экраннар, лайтбокслар, интерактив коллажлар, проекторлар, сыйдырышлы кинотеатрлар һәм планшетлы компьютерлар – борынгысы һәм буыннарның тарихи варислылыгы турында, милли мәдәният үсеше һәм халык тарихы турында сөйли.
Әлеге парк 2015 елның декабрендә Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе территориясендә ачылган парк аналогиясе буенча булдырылган. Бүгенге көндә аналогик проектлар Россия Федерациясенең тагын 15 субъектында җибәрелгән. Аларның барысы да Россия Федерациясе Президенты Хакимияте, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү Патриархы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Паркны сишәмбе-якшәмбе көннәрендә 10:00-19:00 сәгатьләрдә карарга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте