“Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Җирне коткарды. Бүген экологлар белән берлектә әйләнә-тирәлеккә сак карарга өйрәнделәр

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Питрәч районының “Каенкай” балалар бакчасында урта һәм өлкән яшьтәге балар өчен “Балалар Җирне ни рәвешле коткарды” атамасы белән экология бәйрәме узды. “SОS” сигналы буенча балалар киләчәккә ярдәмгә ашыкты, анда урманнардан, күлләрдән һәм елгалардан бернәрсә дә калмаган иде. Балалар кешенең акылсыз гамәлләре нәрсәгә китереп чыгаруы хакында уйга калды, чүп-чарны чистартты һәм чәчәкләр утыртты. Әкияти персонажлар балалардан табигый байлыкларга сакчыл карау антын алды һәм аларны яшь экологлар рәтенә кабул итте. “Балаларда кече яшьтән үк табигатькә карата нәзәкатьле һәм сакчыл караш тәрбияләү яшь буынның экологик үзаңын формалаштыруга китерә. Балалар табигатьне сакламаган очракта безнең планетаны саклап калуның мөмкин булмавын аңларга тиеш”, – дип билгеләде ҮТИ белгече Ләйсән Кәлимуллина. “Инде кече яшьтән үк без балаларны экология осталары белән таныштырабыз. Әкиятләр, музыкаль һәм театральләштерелгән тамашалар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең бер формасы булып тора”, – дип ассызыклады “Каенкай” балалар бакчасындагы өлкән тәрбияче Вероника Товкалева. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче учреждение хезмәткәрләре экологларга “Күңел экологиясе” дигән яңа җыентык күрсәтте, ул “Каенкай” балалар бакчасы коллективы тарафыннан чыгарылган. Пособиегә экология юнәлешендәге бәйрәмнәрнең, акцияләрнең танып-белү уеннарының һәм мастер-классларның Питрәч балалар бакчасына йөрүче балалар да, аларның ата-аналары да яратырга өлгергән сценарийлары кертелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International