Агач аскуймалар, кирпеч ватыклары һәм кара металл ломы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районында калдыкларны туфракка законсыз рәвештә урнаштыру урынына тап булды. 80 кв. м. мәйданлы чүплек өеме яшелчә культуралары үстерүче предприятие территориясендә ачыкланды. "Бирегә урнаштырылган калдыкларның күләме 35 куб. метр тәшкил итте. Тулаем алганда, биредә калдыклар белән эш итү өлкәсендә табигать саклау законнарын бозуның берничә очрагы билгеләнде", – дип билгеләде экологлар. Оешма хезмәткәрләре дәүләт инспекторларына калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисап күрсәтә алмады, шулай ук предприятиедә I - IV класс куркынычлы калдыкларны җыю, транспорт белән күчерү, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру эшенә кертү өчен квалификация турында документлары булган затлар да юк.
Хәзерге вакытта юридик затка һәм предприятиедәге вазыйфаи затларга карата РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. Законсыз чүплек урыны билгеләнгән вакыт эчендә юкка чыгарылырга тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте