Әлмәт районындагы элеккеге чүплек территориясендә 500дән артык нарат үсентесе утыртылган. Профилактика чаралары Әлмәт районы Башкарма комитеты тарафыннан Түбән Мактама штп янәшәсендәге бозылган җирләрне рекультивацияләү максатында гамәлгә ашырылган. Әлеге урынны тикшерү барышында узган елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан туфракның уңдырышлы катламын алу һәм икенче урынга күчерүнең 13 факты теркәлде. Казу эшләре мателл алу максатында алып барылган. Табигать саклау законнары таләпләрен бозган затларны РФ КоАП 8.2 ст. буенча ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") һәм РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше буенча ("Туфракның уңдырышлы өслеген үзирекле рәвештә салдыру яки икенче урынга күчерү") җаваплылыкка тарттылар.
Законсыз алып барылган җир эшләрен чикләү максатында ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе районның Башкарма комитеты белән берлектә әлеге урынны урман-парк зонасы булдыру өчен билгеләү карарын кабул итте. Киләчәктә биредә тагын 500 үсенте утырту планлаштырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте