"Туган төбәкне ярату өчен, аны яхшы белергә кирәк". Биектау балаларына – районның табигать байлыклары турында

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре "Чирша" лагерында ял итүче балаларга Биектау районындагы уникаль табигать почмаклары турында сөйләде. Мәктәп укучылары үзләренең туган төбәгендә республикада, хәтта барча Россия буйлап бердәнбер булган "Чулпан" табигый туфрак заказнигы урнашканлыгы хакында белделәр. 1999 елда туфракларның уңдырышлылыгын саклау һәм торгызу максатында булдырылган әлеге тыюлык 6 мең гектарлы территорияне биләп тора. Район территориясендә Татарстанның иң тирән күле – Урыс Мари Ковалының урнашуы да зур ачыш булды. "Күлнең максималь тирәнлеге 28 метрга җитә һәм ел саен арта бара!" – дип билгеләде ҮТИ белгече Айсылу Ибраһимова. Ул шулай ук Зәңгәр күлләрнең дә Биектауның горурлыгы һәм республиканың энҗе бөртеге булып торуы турында сөйләде, алар кыйммәтле табигый объект буларак дөньяның геология каталогларына кертелгән. "Зәңгәр күлләр – карст ишелү аркасында моннан 200 ел элек барлыкка килгән өч күл чылбыры. Күлләрнең суы кышын катмый, абсолют үтәкүренмәле булуы һәм линза үзенчәлеге белән аерылып тора. Бозлы чыганаклары булуга бәйле рәвештә, күлдә балыклар яшәми, ә күл төбендә ятучы зәңгәр балчык суга фирәзә төсен бирә", – дип хәбәр итте эколог. Белгеч Кара Күл төбендә яшәүче һәм төннәрен каты итеп үкерә торган тавышлар чыгаручы еланга охшаш дию – "су үгезе" турындагы мифларны таратты. "Геологлар карст плитәләре һәм катламнары күченә дип саный, барлыкка килгән бушлыкка су суыртыла, нәтиҗәдә шундый тавышлар ишетелә. Ә суга кара төс карст токымнарыннан чыга, алар сулыкта эриләр", – дип аңлатты ул. Балалар Семиозерка урманы, Шуман байбак сөзәклеге, сирәк үсемлекләре булган Эстачи сөзәклеге һәм Озынбы карст күле турындагы хикәятләрне дә зур кызыксыну белән тыңлады.

"Туган төбәгеңне ярату өчен, аның яхшы белергә кирәк, шуңа күрә дә без балалар белән районның табигый ядкәрләре буенча виртуаль экскурсияләр уздырабыз. Чараның максаты – балаларның туган төбәк табигате турындагы белемнәрен арттыру һәм аңа карата сакчыл караш тәрбияләү", – дип ассызыклады Айсылу Ибраһимова. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International