Чүплекме яисә чыршылар аллеясымы? Экологлар яшь азнакайлылар өчен кызыклы дәрес уздырды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

"Кирәк булмаганды утны һәм суны сүндерегез, ә кәгазь битен ике яклап файдаланыгыз" – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай районында яшәүче балаларга ресурслардан сакчыл куллану турында сөйләде. Җирле "Солнышко" лагерында "Табигать һәм без" кызыклы дәресе узды. "Безгә күренгән нәрсәләр – безнең үз-үзебезне тоту нәтиҗәләре: чүплекме яисә чыршылар аллеясымы? Бу безнең аңлы рәвештә кабул иткән карарыбыз", – дип сөйләде Эльза Вәлиева. Балалар үз чиратында экологларга агач утырту һәм ярларны чистарту буенча акцияләрдә үзләренең катнашуы, кошлар өчен җимлекләр әзерләве һәм экологик конкурсларда катнашулары турында сөйләде.

"Яшь буынның табигать саклау чараларында катнашуы, аларның актив яшәеш позициясе, әйләнә-тирәлеккә аңлы мөнәсәбәте сөендерә. Инде хәзердән үк алар Татарстан Республикасының табигый байлыкларын саклау һәм үрчетү буенча уртак эшкә өлеш кертә", – дип билгеләде экологлар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International