ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Буа районында Зөя елгасының яр буе зонасыннан 8 кубометр калдык җыелды. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, җирле халык һәм эко-активистлар Россиякүләм өмәдә катнашты

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсенә торак йорт янында калдыкларны туплау турында хәбәр килде.

Узган ял көннәрендә Яр Чаллы «Чиста Уеннар» халыкара хәрәкәтенә кушылды. «Чиста кәгазь» экологик хәрәкәте һәм «КАМАЗ» ГАҖ Яшьләр Советы тарафыннан оештырылган квест шәһәрнең ике ноктасында узды. Чүп җыю һәм аралау буенча төркем ярышлары кысаларында катнашучылар 1,6 тоннадан артык чүп җыйды.

Республиканың иң чиста экологик бакча ширкәте исеменә конкурс нәтиҗәләре ясалды. «Бакчачы көне-2018» күргәзмә-фестивале кысаларындагы  бүләкләү тантанасы «Казан» агросәнәгать паркында узды. Акция призёрларын һәм җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы исеменнән министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов котлады.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 6748 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 2852 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча.


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген республика буйлап территорияләрне чистартуга багышланган өмәләр уза. Татарстанлылар Бөтендөнья чисталык көне уңаеннан “Илнең генераль өмәсе”, “Яшел Россия” һәм “Булдырырбыз!” экология акцияләренә кушылды.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

15 сентябрьдә республиканың барча территориясе буйлап генераль өмә узачак. Бөтендөнья чисталык көне кысаларында Татарстан "Илнең генераль өмәсе", "Яшел Россия" һәм "Булдырырбыз!" экология акцияләренә кушылачак.

Буа шәһәренең гомумүсеш төрендәге «Әкият» балалар бакчасында экологик әкият үткәрелде. «Урман атнасы – 2018» акциясе кысаларында планета үпкәләренең кеше тормышындагы роле турында балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре сөйләде.

«Автозаправка станциясе янында нефть продуктлары туфракка түгелә", - Бөгелмә районының табигатьне саклау буенча җәмәгать инспекторыннан экологларга шундый хәбәр килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әлеге урынга чыгып табигать саклау законнары бозылу фактын раслады.

Бүген Нурлатта муниципаль район Советының чираттагы егерме җиденче сессиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурлар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Илгиз Салихов һәм Шамил Яһудин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International