"Табигать һәм без" Түбән Камада Татарстан укучылары өчен экология фестивале узды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Аккош күленең биотөрлелеген саклау мәсьәләләре, 680 кг макулатура җыю тәҗрибәсе һәм салкын чорда кошларга һәм хайваннарга ярдәм - "Табигать һәм без" мәктәп укучыларының VII республика экология фестивалендә каралган темаларның тулы исемлеге түгел әле бу. Биредә 8-17 яшьлек 150дән артык табигать белгече экология өлкәсендә үз проектларын һәм казанышларын тәкъдим итте, әйләнә-тирәлекне саклау буенча фикерләрен белдерде. Түбән Каманың 27 мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Дарья Бодунова үз тикшеренүләренә нигезләнеп, Аккош күлен һәм аның янындагы территорияне аеруча саклана торган табигать территорияләренә кертергә тәкъдим итте. "Минем мәгълүматларга караганда, биредә РФ Кызыл китабына кертелгән ысылдык аккош яши", - дип билгеләп үтте укучы кыз.

Шулай ук конференция кысаларында иҗади эшләр күргәзмәсе узды: экологик чиста материаллар - кәгазь, нарат күркәләре, агач һәм тукымадан ясалган  авторлык бижутериясе, рәсемнәр, блокнотлар, чыршы уенчыклары. "Конференция бик нәтиҗәле үтте. Мин үз белемнәрем белән уртаклашу һәм фикердәшләр коллективында булу мөмкинлегенә шат", - дип билгеләп үтте Дарья Бодунова.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International