Чаллыда яшәүче бер кешедән Кама буе территориаль идарәсенә җир законын бозуга карата шикаять кергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары күрсәтелгән адрес буенча барып, рөхсәт документларыннан башка гына туфракның уңдырышлы каталмын алу, күчерү фактын билгеләгән. Закон бозу очрагына бик вакытлы киртә куелып, әйләнә-тирә мохиткә әлләни зур зыян китерелмичә калган. Гаепле затка карата, “Экологик күзәтчелек” прораммасыннан файдаланып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Җирләрне бозу) нигезендә, беркетмә төзелгән һәм административ штраф салу турында карар чыгарылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте