Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. Баксаң, бер физик зат Әлмәт шәһәре су саклау зонасында тимер ватыгын кабул итү һәм җыю белән шөгыльләнгән икән. Экологлар билгеләгәнчә, кабул ителгән барлык тимер ватыгы өсте ябылмаган, яңгыр суларын агызу челтәренә ия булмаган ачык мәйданчыкка өеп барылган. Җитештерү калдыклары белән пычранган территориянең 60 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Әлеге факт буенча гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) һәм 8.45 статьясы (“Су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык объектларын һәм башка объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм саегудан саклауны тәэмин итү корылмалары белән җиһазлау таләпләрен үтәмәү”) нигезендә карар чыгарылган, шулай ук күрсәтмә бирелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте