Пластик савытлар һәркайсыбызның тормышына бик нык үтеп керде: суны шуннан эчәбез, азык-төлекне шунда саклыйбыз, ризыкларны пластик пакетларга тутырып йөртәбез. Тузгач, савытларны ике дә уйламыйча чүп чиләгенә тондырабыз. Аннан соң аларның юлы – чүплек. Ә анда пластик савытларның тулысынча таркалып юкка чыгуы өчен йөзләрчә ел узу кирәк. Шуларны истә тотып, Түбән Кама шәһәре 7нче мәктәбе укучылары белән пластмасса һәм калдыкларны эшкәртү төрләре турында әңгәмә оештырылды. Дәрес кысаларында балаларга чүпнең кайдан килүе, товарларны җитештерү һәм куллану барышында әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерелүе, калдыклар белән ничек дөрес итеп эш итәргә кирәклеге, чүпне аерып җыю һәм эшкәртүнең ни-нәрсә икәнлеге аңлатылды. Балалар, командаларга берләшеп, уен биремнәрен үтәде һәм калдыкларны эшкәртү үрнәкләре белән танышты.
“Пластмассаны кыска вакыт эчендә эшкәртердәй микроорганизмнар табигатьтә юк, моның өчен йөзләрчә һәм меңнәрчә ел узу кирәк. Шушы вакыт дәвамында пластиктан зарарлы матдәләр чыгып торачак һәм алар туфракны, океаннарны агулаячак. Күпләр, бу процессны туктатып булмый инде, дип уйлый. Әмма көндәлек тормышыбызда пластмасса әйберләрдән азрак куллана башласак, һәркайсыбыз экологик хәлне яхшыртуга үзеннән өлеш кертәчәк бит!” – дип билгеләп үтте Кама аръягы территориаль идарәсе белгече Айгөл Сәетгәрәева.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте