Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Яшел карандаш” дигән темага экология турында рәсемнәр бәйгесе башлану хакында игълан итә. Бәйгегә республика гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныфлары укучылары чакырыла. Хезмәтләрне кабул итү 2019 елның 20 мартыннан 20 апрельгә кадәр “Экояз” республика акциясе кысаларында хәл ителәчәк.
Бәйгегә төсле карандашлар, буяу яки фломастерлар белән эшләнгән рәсемнәр кабул ителә. Рәсем эшләү техникасы – автор карамагында, форматы – А3/А4. Рәсемнең уң ягында түбәнге уң почмагында авторның фамилиясен, исемен, сыйныфын, мәгариф оешмасы атамасын, рәсемнең атамасын бик ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп күрсәтергә кирәк. Кире ягында – элемтәгә керү өчен телефон номерларын (мобиль, эш телефоннары), электрон почта адресын күрсәтү шарт.
Бәйге номинацияләре:
- “Яшел команда”. Темалары: «Чиста шәһәр үзеңнән башлана”, “Экологиягә зыян китермичә яшәргә”, “Җирне саклаучылар”, “Без – табигать белән бер командада”, “Җир куркыныч астында” һ.б.
- “Хайваннар дөньясында”. Темалары: “ Без дүрт аяклы дусларыбыз өчен җаваплы”, “Канатлы дусларыбыз” һ.б.
- “Җир – безнең йортыбыз”. Темалары: “Планетаны саклагыз!”, “Чиста һава һәм су – безнең байлыгыбыз”, “Бу дөнья нинди матур!”, “Тату күршеләр: кеше һәм табигать” һ.б.
Бәйгедә катнашучы бер кешедән нибары бер генә хезмәт кабул ителә. Хезмәтләрне кабул итү түбәндәге адрес буенча хәл ителә: Казан ш., Павлюхин ур., 75 й., 108 б.
Бәйгегә 2019 елның июне беренче декадасында “Эковесна” акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында йомгак ясалачак. Бәйгедә катнашучыларның барчасына электрон сертификатлар биреләчәк. Аларны Министрлыкның рәсми сайтыннан яздырып алырга кирәк.
Бәйге турында нигезләмә белән “Эшчәнлек” – “ЭКОЯЗ 2019” бүлегендә танышырга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте