Мамадыш шәһәре 12нче балалар бакчасында “Сыерчыклар кайтты” акциясе дәвам итә. Аның кысаларында сабыйлар педагоглар һәм ата-аналар җитәкчелегендә сыерчык оялары ясый. “Балалар кулы белән эшләнгән кош “өйчекләре” – үлчәмнәре, формалары, төсләре ягыннан төрле-төрле. Әмма аларны бер нәрсә берләштерә – кош ояларының һәммәсе канатлы дусларыбызны кайгырту, табигатьне ярату хисе белән сугарылган”, – дип билгеләп үтте балалар бакчасы җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина. Моннан тыш акция барышында яшь натуралистлар ташландык чималдан кошлар өчен җимлекләр әзерли, канатлы дуслар дөньясын: төрләрен һәм гадәтләрен, яшәү урыннарын өйрәнә, шулай ук “Кызыл китап”ка кертелгән төрләре белән таныша.
Балалар бакчасындагы акция 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә 10нан артыграк сыерчык оясы әзерләп куелган инде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте